Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 74
Шигырьләр
Исем китми
Оглавление«Күз уйнатма, диләр, Нури, син яшьләргә,
Синең белән кызык түгел көләчләргә!..»
Аһ, ни чара, артты тагын бер куаныч
Миңа нәфрәт саклап йөргән көндәшләргә.
Үзләре дә алар инде түгелләр яшь:
Алҗыган, хәлдән тайганнар, кайсы пеләш…
Гаҗәпләнәм, нигә үрә тора икән
Юк чәчләре мескеннәрнең мине күргәч?!
Картайсам да, бик бирешмим, көчем булгач,
Көләчләр дә какмас, сөяр төшем булгач.
Ләкин юкка куанмыйдыр дошманнар да… –
Тик борчылмыйм, көнләшерлек эшем булгач!
1972