Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 80
Шигырьләр
Әйдә әле, дустым…
ОглавлениеӘйдә әле, дустым, элеккедәй
Утырыйк бер икәү бергәләп,
Икәү генә калган чакларда да
Мәҗлес була иде түгәрәк…
Күтәрелә иде тулы җамнар,
Алар белән бергә күңел дә,
Нинди генә йолдыз кабынмады
Без кавышкан төннәр күгендә!..
Айный алмый юмарт бәхтебездән,
Каршы ала идек таңнарны.
Мәхәббәтнең кайнар кочагында
Белми идек йөрәк талганны…
Олыгайган инде дияләрдер,
Ә миңа син әле дә яшь сыман:
Хатирәләр чөнки искермәгән,
Сызылып киткән кашлар астыннан.
Син карыйсың һаман элеккечә, –
Тик күзләрең бераз сагышлы…
Язмыш ятлар белән табыштырды,
Җаным синең белән кавышты!
Мөлдерәмә тулы күз яшедәй,
Җамнарыбыз тора мөлдерәп…
Барлык тойгы, кичереш уртак безнең,
Икебездә гүя бер йөрәк.
Әйдә әле, дустым, элеккечә
Бер күтәрик әле җамнарны, –
Бер бушатыйк әле сагышларны,
Бер иркәлик әле җаннарны!..
1972