Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 68
Шигырьләр
Гомер турында
ОглавлениеШагыйрь гомере кыска була, диләр,
Әйбәт кеше, диләр, гомерсез.
Әйтсәм әйтим, моны минем яшьтә
Ишетүе шактый күңелсез.
Хәер, әгәр чынлап шулай булса –
Үлгән булыр идем мин күптән.
Кургаш тәнем җиргә тарта мине,
Ә шигърият – төшерми күктән!
Бөек Сәгъди йөздән артык торган, –
Мең ел инде – яши һаман да:
Тел тидереп кара, күп яши дип, –
Замандаш ул һәрбер заманга!
Яхшылыкка түгел – озаклады
Дип әйткәннәр әйтер, ни чара?!
Тик Сәгъдиләр яшен яшәтмичә
Ясамый тор, үлем, ишарә.
1972