Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 71
Шигырьләр
Ике диңгез
ОглавлениеХыялларым – кара сакал – янымда:
Басып торам ике диңгез ярында, –
Берсе – Кара, берсе – Балтыйк диңгезе,
Чагыштырмак булам ике тиңсезне.
Икесе дә алар горур, мәһабәт,
Икесендә дә яшеренгән һәлакәт…
Икесе дә куәтле – хәттин ашкан,
Икесе дә офыкларга тоташкан.
Баксаң, алар охшаш сыман үзара.
Ә төскә: берсе – соры, берсе – кара,
Авазлары да бертөсле туалмый:
Пышылдый берсе, берсе сыкрый, аглый…
Шаулый Балтыйк, шаулый… тынгы табалмый.
Кара диңгез шаулап кына калалмый:
Ул яралы арысландай үкерә,
Ярсуыннан кыяларга сикерә!
Бер карасаң, болар охшаш шикелле,
Бер карасаң, охшашлыгы икеле,
Бер карасаң, бу ике диңгез – игез;
Дөньяда игезләр дә булмый тигез…
1972