Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 77

Шигырьләр
Рәхимсез таяк

Оглавление

Таяк була, диләр, ике башлы,

Хәят та шул таяк сыман нәкъ:

Бер башы – без туган чак дөньяга,

Икенчесе – дөнья куйган чак.

– Тотын! – диеп суза безгә элек

Ул бер башын, тәпи басарга.

Аннан суга икенчесе белән:

– Вакыт, – диеп, – йомгак ясарга!..


1972

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх