Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 70
Шигырьләр
Кош буласым килә
ОглавлениеКошлар теле кебек тибрәп тора –
Ягымлы телегез.
Латышлар! Мин сезне үз иткәнне
Телсез дә белегез.
Кошлар әнә төрле булсалар да,
Телләре бер, диләр.
Ә кешеләр, кеше була торып,
Уртак тел белмиләр!..
Телләр төрле икән – бер зыян юк,
Кер булмасын анда,
Телне басып, тынны кысып торган
Гер булмасын җанда!
Җиһан гизеп сайрашырга телим, –
Кош буласым килә:
Бар телләрдән торган гаҗәп хорга
Кушыласым килә!
Барыбызга изге туфрак бит бу,
Без – җир балалары.
Кешеләргә бәхет – тик дуслыкта,
Туганлыкта бары!
1972