Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 72

Шигырьләр
Тантанадан соң

Оглавление

Фанфаралар тавышы яңгырап тынды

Шаулап үткән яшьлек шикелле…

Тындымы соң дөньям?!

Гел яшь илһам

Миңа тагын курай китерде.


Куам, көтү куган малай сыман,

Шул курайда үткән елларны

Һәм онытам узган яшьлегемне, –

Миндә гүя узмый торганы.


Һаман әле миңа, көтүчедәй,

Яшел кырлар, үрләр үтәсе:

Теләкләрен илнең, борчуларын,

Сагышларын багып көтәсе!..


1972

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх