Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 67
Шигырьләр
Көзге диңгез буенда
Оглавление…Давыл бәла китерсә дә наратларга,
Әйләнделәр алар көчле корабларга…
Ян Райнис. «Сынган наратлар»
Шаулый, шаулый…
Әллә диңгез,
Әллә наратлар?
Болытларның иңнәрендә
Кургаш канатлар.
Әллә яңгыр, әллә томан?!
И көзге чаклар…
Ник бер үрли, бер ташлана
Бу акчарлаклар?
Монда Райнис наратлары,
Теге кораблар…
Диңгез…
Диңгез түгел–дала:
Канатлы атлар.
Ярсып чаба ак күбектә,
Меңнәрчә алар!
Чал ялларын җәеп, кинәт
Ярга яталар,
Югалалар комга сеңеп,
Эзсез пораклар…
Соры дала – серле диңгез!.. –
Әкият бу яклар.
Сагышлы да, ямансу да
Көзге бу чаклар, –
Искә төшә Иделдәге
Моңсу учаклар…
1972