Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 81

Шигырьләр
Сәйф Сараины укыгач

Оглавление

Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,

Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.


Сәйф Сараи

Гөлдерсеннең Сөһәйл тирәсендә

Әйләнүен тиңләп Җиргә, ул

«Җир әйләнә Кояш тирәсендә!»

Дигән серне әйтеп биргән ул

Коперниктан йөз илле ел элек.


Шәрыкта бу, димәк, күптәннән

Ачык булган. Сараи тик аны

Шигъри чара итеп үткәргән.


Мөмкинме шик тоту Коперникка, –

Тел тидерү аның кебеккә!

Тик гыйбрәтле шунысы: кайчак серләр

Соң ачыла, элек белеп тә…


1973

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх