Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 73
Шигырьләр
Шагыйрь һәм патша
ОглавлениеМәйдан тотып һинд солтанын җиңгән, –
Ия булган таҗга, дәүләткә.
Аерылганга газиз туган җирдән
Шагыйрь гомере үткән хәсрәттә…
Тәхетне ул бәхет санамаган.
Гел сызлаган күңел ярасы:
Шуңа күрә мирас булып калган
Газәлләре, «Бабырнамә»се.
Бабыр патша – узган дәвер генә, –
Тәхетләрдән эзләр калмаган…
Бабыр шагыйрь безнең белән бергә,
Аны тузан каплый алмаган!
1972