Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 69
Шигырьләр
Бөртек булып
ОглавлениеГүзәл яшьлекне бизи дәрт,
Картлыкны – хикмәт.
Исәпләшми моның белән
Бу дөнья нишләп? –
Дәртсезләр дә, мәнсезләр дә
Яшиләр бик шәп.
Аларны да хатын-кызлар
Сөя-ярата,
Эшләреннән дә уңалар,
Абруй да арта, –
Фани дөнья тегермәне
Барын да тарта.
Тегермән ташына бодай
Коелган төштән,
Бер бөртек булып, буага
Тәгәрәп төшсәм,
Агып чыгып, язлар саен
Кырларда үссәм, –
Шул булыр иде хыялның
Бөек җиңүе:
Хикмәт белән дәртнең бергә
Туры килүе, –
Язмышыңа үлемсезлек
Алып бирүе.
1972