Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 82
Шигырьләр
Бер селкенеп
ОглавлениеБерәм-берәм йөзе ачыла бара
Тирә-юньдә йөргән затларның,
Һәркайсысы тотына күрсәтергә
«Һөнәр»енең төрле якларын:
Берәүләре, син тау өйгән чакта,
Бер уч туфрак ташлый – өлешен, –
Күз дә йоммый соңра әйтер өчен:
– Бу тауны, – дип, – мин дә өештем!
Авыр юлны ансат үтәр өчен,
Берәүләре утыра арбаңа…
Ул гынамы әле!.. Үз арбаңда
Аның җырын җырлап бар аңа!..
Үрмәлиләр шулай төрле яклап,
Сырышалар синең өстеңә,
Кызык иткән сыман бер җүләрне,
Тап булгандай дәрвиш-мескенгә.
Бер селкенеп ташлыйм андый чакта –
Өстән төшә тегеләр шыбырдап:
Җан җиңеләеп китә арынганга,
Тик тән генә кала чымырдап…
1972