Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 11

Өлкән булу

Оглавление

Кыенсынып бераз читләшәләр,

Картайганны кайчак өлкән дип,

Үтеләсе гомер юлларының,

Авыр юлын инде үткән дип.


Картайганчы яшәү үзе нигъмәт,

Өлкән булу үзе дәрәҗә…

Бу вакытта инде башкаларга,

Була алып тере шәҗәрә…


Яхшы әле була хәтерләр,

Үткәннәрне бераз сөйләргә…

Бергә җыелганда күмәкләшеп,

Кушылганда моңлы көйләргә…


Картлык белән бергә акыл килә,

Башкаларга «сата» алырлык…

Җитешмәгән, эшли алмаганны,

Ялгышларны күреп калырлык…


Яшьлек белән картлык алышына

Күк күкерәп килгән шикеле…

…Килгәнедә, бары күренмәгән,

Күптән бергә икән бит инде…



Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Подняться наверх