Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 3

Фикер

Оглавление

Уйланмыйча яшәп булмый инде,

Фикерләгез, диеп язылган.

Акыл белән яши алган чакта,

Дөрес юллар hәрчак табылган…


Тормыш юлын hәркем үтә үзенчә,

Аңлаганча, үзе белгәнчә…

Җитәкләшеп хыяллары белән,

Юлларыннан язмыш биргәнчә…


Аңлар өчен бөтен гомерләр аз,

Яшәр өчен барын фикерләп…

Язмышныңда кысалары булла,

Ялгыш була йөрү «иркенләп».


Тәңгәл килми уйлар hәм хыяллар…

Чынбарлыкның кырыс кануны.

«Яшәп калыйк» – әле дигән булып,

Җилбәзәклек белән баруны.


Үткәннәрне кайчак уйлау кирәк,

Калган булса кайбер бурычлар…

Ак караны бутап яшәгәндә,

Язмыш юлы әле «борычлар»…


Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Подняться наверх