Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 24

Гыйбәдәт

Оглавление

Нинди сүз ул, ни аңлата…

Ничек була ул гыйбәдәт.

Гамәлләре кылыр өчен,

Ниләр микән соң гыйбәрәт…


Гыйбәдәттер – савап эшләр,

Тик иманлы булганнарга…

Ярдәм итә белә алу,

Үзеңә аз булганда да…


Гыйбәдәтнең иң олысы,

Шөкер итү Раббыңа…

Бөтен кирәк булганнарны,

Аннан гына сорап була…


Гыйбәдәт ул, тәнең белән,

Вакытың hәм җаның белән…

Ихлас итеп бүлешүең,

Хәләл булган малың белән.


Аңлый алып бар булганы,

Раббыңнан икәнлеген…

Белә алып син чамасын,

Үзең өчен җитәрлеген…


Ул коткара исрафлардан,

Бушка киткән көчләреңнән.

Булыр… калыр бәрәкәте,

Синең кылган эшләреңнән.


Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Подняться наверх