Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 13
Без бүген…
ОглавлениеАч күзеңне дөнья бу,
Карап яшә фикерлә…
Үз фикереңне таба бел,
Иярми чит фикергә…
Күргәнеңне аңлыйда бел,
Кая таба барабыз…
Комсызларны мактап яшәп,
Үзебез ач калабыз…
Ялагайлар армиясе,
Зураяда зурая.
Ялап яшәүчегә карап,
Ялатучы елмая…
«Бердәм"булып алга диләр,
Ә халыкны талайлар…
Табынырга җирдә җитә,
Тимер hәм кар бабайлар…
Бердәм булмый ак hәм кара,
Көтүчегә – көтүләр…
Юләрлек ул, башка заттан,
Яхшы тормыш көтүләр…