Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 14
Соң булмасын
ОглавлениеСоңга калган сүзләр кемгә кирәк,
Вакыт үткән… сүзләр җавапсыз…
Кылынмыйча калган ният кебек,
Калачаклар алар, савапсыз…
Соңга калсаң, бары хәтерендә,
Үкенүләр кала яныңда…
Сүзләрнеңдә төрлеләре була,
Әйтеп булмый кайчак барында.
Хыялларың әйтелмичә калсын,
Планнарың бәлки бозылыр…
Кирәк сүзең әйтелмичә калып,
Үкенечтә вакыт узылыр…
Олы бурыч кебек рәхмәтлелек,
Шөкер итү җирдэ яшәүгә…
Бәя бирә алу кылганнарга,
Бик кирәкле сыйфат яшәүдә.
Үткән гомер тере диплом кебек,
Төрле эшкә, төрле гамәлгә…
Сынауларын әле үтәсе бар…
Яклыйсы бар, аны әдәмгә…