Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 19
Ышаныч булсын
ОглавлениеАтылмаган таңнар кала икән…
Серләр мәңге калыр сакланып.
Язмыш юлы алга – артка йөрми,
Китә алмый кире башланып…
Атылмаган таңнар кала икән…
Күпме җырлар калыр язылмый.
Моңлы тавыш әгәр ишетелсә,
Хисләр инде башка кабынмый…
Таңнар кала икән, ата алмый,
Кабынмыйча кала, хыяллар.
Киләчәкне уйлау була алмый,
Бер үк төскә барысы буялган.
Таңнар атмый кала hәркемгә дә,
Кемгә кайчан, вакыт хикмәте…
Юлга җыенасы онытыла,
Кирәк булмый юлчы бишмәте.
Таңнар атмаулары мөмкин икән,
Озак итмә йоклап ятуны…
Ышанычың булсын Раббыңа,
Каршыларга таңнар атуны…