Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 12

Без бүген

Оглавление

Бәхетле бул, дибез ихластанмы,

Әллә матур сүзләр булганга…

Җылы теләк белән кемнәргәдер,

Эчке дөньяң синең тулганда…


Кем аңлата нинди булганлыгын,

Кайда булганлыгын бәхетнең…

Мизгелләре генә түгел микән,

Туеп торган чагы нәфеснең…


Нәфес туя алу бәхетме соң,

Шуның өчен гомер узамы…

Озата бара, бәхет эзләгәнне,

Үткән юлның, бетмәс тузаны.


Бәхет белән кайгы алар килә…

Көтмәгәндә… уйламаганда…

Язмыш юлларында очрыйлар,

Язмыш белән уйнамаганда…


Әфәт килер юлда булмаганда…

Бәхет килер, юлдан барганда…

Кешене hич бәхете тапмый калмас,

Кеше булып җирдә калганда.


Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Подняться наверх