Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 4
Туган авыл
ОглавлениеТуып үсеп киткән җирем,
Авылым булган минем.
Тормыш юллары башында,
Чәчкән hәм сөргән җирем.
Хәтирәләр хәзер инде…
Шушында аның башлары.
Тимер мичтә, чүлмәгендә,
Пешкән тәмле ашлары.
Барысыда истә кебек…
Авылның hәр кешесе…
Инде бездән киткәннәре…
Өлкәннәре… кечесе.
Һәр вакыйга – үзе тарих,
Тотып китап язырлык…
Ә кылынган ялгышлардан,
Мәңге сабак алырлык…
Кемнәр белән очрашылган,
Сөйләшенгән, күренгән…
Кемнәрнедер табып була,
Һәрчак күңел түреннән…
Һәркемнең дә үз уйлары,
Һәркем саклый серләрен…
Нигә барысын яшерергә,
Яздым әле түзмәдем…