Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 6
Сәләм булып
ОглавлениеСәләм алам кебек үткәннәрдән,
Сәләм кебек булсын язганнар.
Теләк иде-барытапшырырга,
Сәләм алып ерак язлардан…
Сәләм булсын барлык язылганнар,
Җавап булыр, укый алганнан.
Кайнар сәләм кебек кабул итәм,
Һәр язганны укып барганнан.
Җылы хисләр булып барып җитсен,
Әллә ниләр уйлап язганым.
Ул хисләрне миңа җибәргәндәй,
Әллә кайда калган язларым…
Сәләм кебек булсын әйткән сүзләр,
Акыл түгел, бары фикерләр…
Әйтәлсаңда, инде әйтмәсәңдә,
Гомерләр бит барыбер үтерләр.
Әллә язлар шулай искә төшә,
Көзе шулай әллә төрткәли…
Бушатырга кушып күңелдәне,
Үзе бушаганын көтмә ди…
Хыялларга артык бирелмичә,
Мин тапшырам бары булганны.
Әйтеп булмый барсын бергә җыеп,
Күңелләргә кереп тулганны…