Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 15

Ни булды

Оглавление

Ни булды гади халыкка,

Сорыймда, әйтимдә әле…

Дәүләтнең терәгы булган,

Хәзерге ятимнәре…

Кая китеп, кем булдылар,

Ул вакыт хәкимнәре…


Буш сүз булган барысыда,

Халыкны алдадылар…

Коммунизмга чакырып,

Үзләре бармадылар…

Бөтен байлыкны алдылар,

Югалып калмадылар.


«Череп барган» капиталист,

Җыеп алды себереп…

Себерелә алмаганы,

Йөри эчеп сүгенеп…

Капиталистка тырышып,

Хезмәт итеп җигелеп.


Директорлар, почмак саен,

Генераллар меңләгән,

Илдә шоферлар калмады,

«Иномарка» күрмәгән.

Кемнәр генә кала микән

Чит илләргә йөрмәгән…


Кибетләрдә чиратлар юк,

«Камин» хәзер мичләре…


Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Подняться наверх