Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 26

Кыек юллар

Оглавление

Бик буталчык кайчак уйлар килә.

Фикер китә бераз буталып.

Дөрес юллар гына югалмасын,

Булмый инде хәзер тукталып.


Кыйбла эзләп булмый адым саен,

Кыйбла табу кирәк бер тапкыр,

Тормыш башлаганда, барыбызга,

Кузгалганда алда юл такыр…


Кыйбласызлык ничек аңлатыла,

Бәхетсезлек, аннан начармы…

Кире якка кеше юл тотмаса,

Бәхет аннан әллә качармы…


Гади сорау, гади җаваплары,

Аңлау өчен нигә катлаулы…

Әллә кеше хыялында тота,

Язмышларны кире башлауны.


Языла шул, шуңа төрле язмыш,

Язмышлардан узмыш… диелә,

Язмышыбыз, – үзе җырларыбыз,

Иярмәсәк кеше көенә…


Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Подняться наверх