Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 16

Юлдан йөрик

Оглавление

Иман юлы дибез таба алсак,

Аллаhыга алып барганны…

Аңлап нигъмәтләрнең каянлыгын,

Тыелганнан тыела алганны.


Ике якка бергә барып булмый,

Хак юнәлеш булла – кыйбыла.

Ярамаган азык ризык түгел,

Ярый диелгәне сый була…


Җомга көнебезне көтеп алсак,

Шифа алыр безнең күңелләр.

Бәйрәм белән дия алуыбыз…

Әгәр чыкса күңел түреннән.


Дога сүзен әгәр аңлый алып,

Ихлас булып әгәр сорасак…

Иман юлы бик күбебез өчен,

Һәрвакытта ачык булачак.

Ярдәм итүче бар hәрвакытта,

Җирдә hәркем күрә башласа.

Әдәм балаларын ни көтә соң,

Ярдәменнән әгәр ташласа?


Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Подняться наверх