Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 7

Исемсез хат

Оглавление

Исемсез хатлар киләләр,

Бигерәк күп алар ват сапта,

Таратабыз башка кешеләргә,

Ниләр күрсәк, ниләр тапсакта…


Әллә дөрес, әллә ялган анда,

Авторлары никтер язылмый…

Гайбәт кебек була ул язмалар,

Анонимга хуҗа табылмый.


Кеше сүзен нигә таратырга,

Синең сүзең түгел бит инде…

Исемсез хат таратмыйк зинhар,

Җилдә очкан гайбәт шикелле.


Я күренсен аны кем язганы…

Ошый икән калдыр, үзеңдә.

Таратырсың ялган, теләмичә,

Аңламыйча калып, үзеңдә…


Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Подняться наверх