Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 23
Вакыт агышы
ОглавлениеКабатлама иске ялгышларны,
Алда булыр әле җитәрлек.
Ялгышларга вакыт исраф булып,
Калмаслар бит гомер итәрлек.
Гомер бит ул бары алга бара,
Тукталулар артка калудыр…
Иң дөресе артка калмый гына,
Вакыт белән бергә барудыр.
Кичәге көн бүген ярдәм итә,
Сабаклары булса алырга.
Артка калмыйк тормыш агымыннан,
Агымында кирәк агырга.
Үзгәрәдәй вакыт агымнары,
Әллә шулай гына тоела…
Тотып булмый, тоеп кына була,
Бергә юлда… гомер буена…