Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20

Туган тел

Оглавление

Без бәйрәмнәр сөябез шул,

Яратабыз маскарад…

Күрмәгәннең күрәсе килә,

Барда йөри маскадан.

Җәвидләр hәм яшкалар.


Телләр елы, туган телләр,

Шулай атала бу ел…

Бетә башлауга охшаган,

Башкача аңлау кыен.

Үткән ел булган уен.


Маскарадка охшаган шул,

Тел турында бәйрәмнәр.

Туган телдәге язулар.

«Бердәм» телгә әйләнгән.

Кушылган… өйрәнгәннәр.


Туган телне онытмагыз,

Бар бит сезнең мәчетләр.

Дәүләткә файда юк ди,

(Мәктәп ясыйк мәчеттән.)

Белем дигән, кәсептән.


Мондый хәлләр булды инде,

Вакытлар күп үтмәде…

Ахыры сабак булмады.

Тарихларның үткәне.

Башка сугып киткәне.


Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Подняться наверх