Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 21
Нигә
ОглавлениеӘрвахларны кайчак без үз ара,
Очрашканда сөйләп алабыз.
Елына бер җыелып дога кылу,
Ул гадәтне онытып барабыз…
Сагынып искә алулар, ул була,
Сагынулар бит дога түгелләр…
Алар бездән дога көтәр дигән,
Тынычланыр өчен күңелләр…
Елга бер кат, бары бер кат кына,
Авыр мени искә алулар…
Ерак түгел җирдә… берәүгә дә,
Шундый вакытларда калулар.
Кая китә хөрмәт, әдәп хисе,
Туганлыкның кая хисләре…
Кылган зшләр кая, алар өчен,
Иман дигән әйбер ни эшләде…
Яшибезме ике дөнья өчен,
Бу дөньяда әллә калмакчы…
Кадерләми җирдә язмышларны,
Исраф итеп аны бармакчы…
Вакыт тапмый якын әрвахларга,
Ничек инде алай була ала…
Безнең өчен, җиткәч вакытлары,
Догаларны кемнәр кыла ала.