Читать книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 22
Манара
ОглавлениеМәчет төзеп авыл уртасына,
Нинди ният, шулай үтәлде.
Үстерергә теләк түгел икән,
Нигә ясау кирәк, түтәлне…
Манаралы мәчет бизәк түгел,
Намазлары тиеш бит инде…
Тора мәчет авыл уртасында,
Иман юкка hәйкәл шикелле.
Кемнәр өчен икән ул төзелгән,
Гыйбәдәткә кемнәр омтылган.
Төзегәндә әллә иман килеп…
Бик тиз генә кинәт онтылган.
Коры теләк азык була алмый,
Язын чәчеп, көзен урмасаң…
Белгән сүзләр, иман түгел әле,
Гамәлләрен әгәр кылмасаң.
Җиңел юллар була иман юлы,
Аллаhыдан тойсаң ярдәмне…
Күрә алсаң, үзе бәхетеңне,
Барыр юлларыңа җәйгәнне.
Адашулар, ялгышулар булла,
Тарткан чакта тормыш арбасын.
Ләкин язмыш, азагына кадәр,
Саташуда гына калмасын…