Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 10
Алдану
ОглавлениеБезне ничек алдыйлар,
Алдамыйча калмыйлар.
Булганнарын җимерәләр,
Яңаларын салмыйлар.
Коллар кебек яллыйлар.
Аңламыйлар түгел алар,
Алдау юлын аңлыйлар.
Тар барин диеп атыйлар,
Татар дия алмыйлар.
Аңлашуга бармыйлар
Аларча булмаганнары,
Барысыда дошманнар.
Син шпион… сатлыкҗан,
Үтсәң алар кушканнан…
…Кирәк бары куштаннар.
Түбәнерәк ия алар…
Бөгелсә әгәр билләрең.
Тураерга тиеш көтәргә,
Алар рөхсәт биргәнен.
«Миhербан"лык килгәнен.
Тар илгә ошыйдырда,
Мондый тормыш арбасы.
Чын татарның язмышы,
Җавап бирми калмасы.
Болай яши алмасы…