Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 3

Үз арбаң

Оглавление

Кеше арбасында бару диләр,

Барган юлың синнән тормаса.

Иярәсең яки ияртәләр…

Үзеңнеке әгәр булмаса.


Үз тормышың, үзе хыялларың,

Дусларың hәм якын туганнар.

Җирең телең илең динең уең,

Синең үзеннеке булганнан.


Ябышмыйча кеше арбасына,

Үз юлыңнан бара алганнан.

Колы булмый җирдә берәүнең,

Син ирекле булып калганнан.


Коллык бары Аллаh алдында,

Чөнки язмыш аңа бәйләнгән.

Тормыш җилен үзең тоя алып,

Үз арбанда узу җәйләрдән.


Үзе арбаң тәүге бишек кебек,

Кошлар өчен оя шикелле.

Шул арбада бара алса гына,

Кеше күңеле туя шикелле.


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх