Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 2
Ерак ара
ОглавлениеКеше күңелендә туа,
Уйлар хисләр фикерләр.
Юлларын таба алганда,
Еракларга җитерләр…
Хатлар аша хисләр йөргән,
Язулар җиргә килгәч.
Догаларга аралар юк,
Ихластан кыла белгәч.
Шулай булгач, туган уйлар,
Калмый гел күңелләрдә.
Өметләргә барып житә,
Бик ерак күренгәндә.
Тотып карап булмасада,
Аннан көчле ниләр бар…
Бу тормышның бәрәкәтен,
Кешеләргә бирә алган.
Кешеләрне бәйли торган,
Сагынуларда ерактан…
Хисләр өчен күңелләр бар,
Тавышларга колак бар.
Күңелләрдә сөйләшәләр,
Ишетә алучы булса..
Кеше хисе, уйларына,
Күңелең сизгер торса.