Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20

Күләгә

Оглавление

Барган юллар, караваннар,

Янәшәдә бара, күләгә.

Эссе чүлдә кемнәр генә,

Күләгәсез юлда түзәлә.


Бер ягында исә кызу җиле,

Икенче ягында күләгә.

Эсседә пешкән урыннар,

Күләгәдә бары төзәлә.


Күләгәнең эзе кала алмый,

Ул барада бара, иярә…

Күләгәләреңдә синеке,

Үзең генә аңа иядә.


Күләгәләр күренәләр янда,

Яктыртучы нуры булганда,

Күләгәдә хәрәкәттә була,

Бары үзең бара алганда.


Эсселектән (анда) коткаручы,

Күләгә кемгәдер булыр дигән.

Күләгәсе туктап кала икән,

Димәк… инде шунда килгән…


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх