Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 15

Үзең кара

Оглавление

Ышанмыйсың икән,

Башта сынап кара.

Тәмен белү өчен,

Тотып кабып кара..


Торалмыйча озак,

Ялгыз ятып кара.

Көчне җыя алып,

Торып басып кара.


Эшли алганнарның,

Торыр хакын кара.

Вакыт дигәннәре,

Күптән үтеп бара.


Юллар үткәннән,

Эзләр нинди кала.

Ара ерагая, нидер

Якыная бара.


Өметләрең бетеп,

Хыялларың кала.

Тормыш бизәгендә,

Буяуларың кала…


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх