Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 17
Юл табу
ОглавлениеКеше борылып карый башлый,
Балачакка, тормыш башына.
Язмыш юлларыннан барсада,
Үзе бара язмыш карышына.
Дөнья куу, ни соң асылында,
Артта калмау өчен ашыгу…
Карамыйча тормыш хәлләренә,
Гади генә еллар алышыну.
Уйлап таба кеше авырлыклар,
Бер сәбәпсез тигез урында.
Исрафка китә күпме гомер,
Мөмкинлекләр чакта кулыңда.
Адашкандай гомер буе кеше,
Инкарь итеп булган юлларны.
Бутый бутый тыелганнар белән,
Ничә буын җирдә кылганны…
Ят юлларда… алар яңа түгел,
Алар инде безне алдаган.
Нигә кабат теләп адашырга,
Башка юллар әллә калмаган?