Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 21
Хаклык
ОглавлениеҮкенмә үткәнгә,
Борчылма көткәндә.
Бәхетле мизгелләр
Шөкерләр иткәндә.
Шөкерләр бүгенгә,
Булганга, күргәнгә.
Өстәлеп гамәлләр,
Ниләрдер белгәнгә.
Җыела бөртекләп,
Бәхетле минутлар.
Бүләктер киләчәк,
Кайгыңны онытсаң.
Тынычлык күңелдә,
Сиздерми урнашса.
Аннанда бәхетле,
Минутлар булмаста.
Син көтә белгәндә,
Өметле – киләчәк…
Көтмәгән… көткәнең,
Барысында бирәчәк.
Үткәрә белгәндә,
Шатлыкны тынычта.
Язмышның бер көне,
Бирелми бурычка.