Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 13
Сабак
ОглавлениеБу дөньяда күргән белгәннәр,
Гыйлем итеп җыйган әйберләр.
Нинди генә сәфәр булсада ул,
Юлда кирәк булыр әйбер бар.
Иң күбесе сабак-ялгышлар шул,
Хәтерләрдә кала сакланып.
Кайберләре кабатлана әле,
Сабак була алмый акланып.
Тормыш мәктәбедәй ялларсыз,
Өйрәтәдә безне өйрәтә.
Өй эшләре тикшергәндәй итеп,
Бастырып кабатлата, сөйләтә.
Тәүгесе, тормыш башлар өчен,
Ак караны аера белергә.
Бусагадан атлап чыга белеп,
Кирәк чакта кире керергә.
Бутамыйча ишек тәрәзәне,
Югалтмыйч нәсел җебеңне.
Тыйнаклыкта, горурлыкта булып,
Саклар өчен җирдә йөзеңне.