Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 12

Өметле юл

Оглавление

Барган саен гел барасы килә,

Күргән саен килә күрәсе…

Ничә генә еллар яшәсәдә,

Һәркемнеңдә килә «түзәсе»..


Яшәү асылыда шунда ахыры,

Авырлыклар шуңа үтелә.

Үткәннәргә күчеп онытылып,

Булачаклар алда көтелә.


Юллар беткән кебек булып ала,

Алар кабат, тагын табыла.

Сүнә инде диеп уйлаганда,

Өмет учаклары кабына.


Көчләр җитмәс кебек тоелганда,

Әллә каян килеп җитәләр.

Чарасызлык аша үтәр өчен,

Теләкләрне күпер итәләр.


Аңлау кыен бөтен хикмәтләрен,

Безгә язмыш үзе биргәнен.

Белмисеңдә… шуңа эзлисең,

Гомер буе үзеңә дигәнен.

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх