Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 22
Ник караңгы?
ОглавлениеАлышына көннәр төннәр белән,
Яктылыгы бөтенләй калмады.
Кышкы төннәр кебек озагырак,
Караңгылык шулай алдады…
Караңгылык никтер күңелләрдә,
Чарасызлык әллә яулады…
Шатландырмый инде кешеләрне,
Ап ак карлар кышын яуганы.
Өстән төшә олы алданулар,
«Тукмач» белән тулган колаклар.
Хәкимият уен уйнагандай,
Кора безгә матур тозаклар.
Хак булганга 2—3 ялган өстәп,
Ышанырлыгы… югала…
«Көтүчеләр» әллә кая куа,
Кая таба халык юл ала…
Кыйбыласыз әллә яшәгәнгә,
Тормыш яктылыгы кителде.
Түрә көтүенә ышанулар…
Чарасызлык кына китерде