Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 32

Карлар көрим

Оглавление

Көрим әле чыгып,

Яңа яуган карын…

Әллә миңа гына,

Карлар быел калын.


Көндә ата торган,

Карлар яуган таңын.

Аңлый, аңлый яшим,

Кыш чыгасы барын.


Кардан… тоеп калып,

Анда нидер барын.

Аклык эчләрендә,

Яшерелгән тагын.


Кереп чыккан кебек,

Кышлар суыгына.

«Көри» бөтен карны,

Язның суы гына.


Көрим әле көрим,

Яуган карлар булса.

Минем өлешемә,

Тагын яуган булса.


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх