Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 40

Ул чаклар

Оглавление

Әллә ничек үтеп китте,

Гомерләрнең яшь чагы.

Ул вакытлар булды микән,

Күңелләрнең таш чагы.


Юлсыз җирләр, басмалары,

Капкан саен калҗалар…

Андый шаулы вакытлардан,

Күңел күптән алҗаган…


Җырларыда җырланмыйлар,

Яшь чакларны сагынып.

Нигә сагынулар кирәк,

Йөргән кебек ялынып.


Без ялынып яшәмәдек,

Яшәсәктә абынып.

Була иде күп вакытта,

Ялгышлардан арынып.


Агымсулар… сазлыклары,

Коры килеш калмаска.

Өйрәнелде кайбер җиргә,

Ике тапкыр бармаска.


Горур булып яшәлсәдә,

Яшлегедә үтелгән

Ничек кенә яшерсәктә…

Сагынылып кителгән


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх