Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 27

Иманга юл

Оглавление

Барыр юллар төрле төрлечә,

Гомер буйларына җитәрлек.

Вакытында, юлга чыга алсаң,

Ул юлларны бары үтәрлек.


Араларда күпме үзенчәлек,

Кабатлана яки үзгәрә.

Җәйләреңдә үтелмәгәннәре,

Кала ала икән, көзгәдә.


Графигы язган булмасада,

Вакыт куша, вакыт чакыра.

Кая баруыңны аңламыйча,

Ник чыгарга юллар чатына.


Ник көтәргә, вакыт туктамый бит,

Бүгеннекен бүген үтәргә…

Йомгагыңны тотып утырмыйча,

Кирәк аны кирәк сүтәргә.


Кояш баеганда юлга чыгу,

Хәерлеме, белсәң аңласаң…

Аз булсада бәрәкәте булыр,

Юлга чыга алмый калмасаң.


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх