Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 24

Үзе җыры

Оглавление

Үзе җыры була hәркемнеңдә,

Язмышына аның язылган.

Туа башлап тәуге авазлары,

Иң беренче аның языннан.


Кем ишетә, кем ишетә алмый,

Күңелендә туган моңнарын.

Ул барыбер аны тоеп яши,

Үзе өчен генә булганын.


Охшашлары аны үзенә тарта,

Чит тарафлардан агылса…

Таныш кебек хисләр агымы,

Күңеленә аның кагылса.


Аңлатырга яки күрсәтергә,

Тибрәлешен күңел кылларын.

Үз мәкәмен, үзе көйләренә,

Кеше куша булган моңнарын.


Үзе төсе, үзе җыры булып,

Сере булып калып күңелдә.

Үзе өчен генә җыр туганын,

Аңлаулары мөмкин түгелдә.


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх