Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 31

Кызган, аз гына

Оглавление

Мөләемдә була ала кеше…

Шул ук бәндә була кыргыйда.

Юмартлыкта ясый вакыт вакыт,

Җае килгән саен, урлыйда.

Ике холык бергә яшәгәндәй,

Күңел шайтан белән сөйләшә.

Тыныч кебек булып калсаларда,

Күп вакытта алар көрәшә.


Ике фикер бергә туа алмый,

Бер берсенә булып карышы.

Тынычлыкны бирә ала мени,

Шайтан юлларыннан барышы.


Аныда бит җинеп яшәгәннәр,

Җиңеп яши күпме кәвәмнәр.

Куа алып, очыраган саен…

Иман белән булган дәвердән.


Бер җан өчен ике фикер авыр,

Шикле әйбер юлдан яздыра.

Бер әйберне бары аңлау җитә:

– «Шайтан юлы бары саз гына».

Үз җаныңны кызган, аз гына!

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх