Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 34

Ихласлык

Оглавление

Авырлыклар җитми инде әллә,

Шуңамы соң кеше узына…

Шөкерсезнең шул вакытта гына,

Ярдәм сорап куллар сузыла…


Өйрәнә алмый, шөкер, тәүбәгә,

Минеке диеп бөтен тапканын.

Аңламыйча күңел төпләрендә,

Иң зур байлык, иман ятканын.


Аллаh йортларына мохтаҗлыкта,

Сыналауның шактый зурысы.

Кайвакытта тигез җир өстедә,

Мәчетләрнең, кебек олысы.


Мәчетме соң намаз укылмаса,

Аста йозак, өстә манара…

Ябык манарадан ничек итеп,

Азан тавышлары тарала…


Ихласлыкта, бары ихласлыкта,

Кеше күңелләре сынала…

Иң беренче үзен алдамаса,

Имансызлыктан ул чыга ала.


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх