Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 36
Мирас
ОглавлениеДөньялыкта ниләр кала ала,
Кешедән соң ниләр сакланыр.
Киткәннәрне искә төшерик без,
Аңлау бәлки шуннан башланыр.
Шаулап үтеп китә тамашалар,
Җирдә кала, яңа язмышлар.
Милегеме, калып кадереме,
Бездән алда булган язмыштан…
Өстәләме безнең яшәүләрдә,
Ул халәтне аңлый алырлык.
Файда яки үрнәк булыр өчен,
Бездән соңда җирдә калырлык.
Табыламы, төртеп күрсәтерлек,
Яшерелеп… бәлки күңелдә…
Тормыш итүләрнең дәлилләре,
Ниләр, кемнәр табын түрендә.
Агы кала, кала карасыда…
Төгәл генә, кинәш юк аңа.
Саваплысы савап булып кала,
Файдасызы… барда югала.