Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 37

Язмыш бүлү

Оглавление

Язмыш бер ул! Нигә аны бүлү,

Нигә аны, кирәк вакларга…

Кисәкләргә бүлгәләми генә,

Тулы килеш кирәк сакларга.

Син хуҗадыр үзе язмышыңа,

Кеше язмышына кагылма.

Чарасызлык карышына басып,

Бүленергә торган чагында.


Киселгәнне ялгаулары авыр,

Ул бит була, инде ялгаулы.

Күпме генә дөрес гамәлләрдә,

Каплый алмый булган алдауны.


Язмыш, тавар, алып сату түгел,

Кичерми ул булган ялгышны,

Яхшы диеп әйтеп була мени,

Башканыкын бозган язмышны.


Язмыш булып кеше җиргә килә,

Язмышының була көзләре…

Үэе китә, хәтерләрдә кала,

Язмыш булып җирдә эзләре.

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх