Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 30
Талантмы…
ОглавлениеТормышлар шулай корылган,
Кешеләргә сәләт биргән.
Өйрәнүгә булган хәҗәт…
Тумышыннан әллә килгән.
Атлый алмый, йөгерә белә,
Сөйли белми, моңлы жырлый.
Матур итеп ялган сөйли,
Ялганнарны тыныч тыңлый.
Әллә ниләр, белеп уйный,
Никтер алар, белми уйлый.
Күп ашаган никтер туймый,
Белмәгәнен читкә куймый.
Акча булса, акыл булмый,
Акыл булса, акча тормый.
Көнгә ошаш, көннәр булмый,
Кирәкмәгән бер көн булмый.
Сирәк була, «булдырганнар»,
Бар яктанда «сындырганнар»…
Яшерелгән бриллианттай,
Сәләтләре мул булганнар.
Төрле, төрле сәләтлеләр,
Эшкәртелгән алмаз кебек.
Кирәк икән андыйларга,
Белмәгән эш калмас кебек.