Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 38
Хаклык
ОглавлениеДөнья камил итеп яратылган,
Бар кеше өчен җирдә урын бар.
Язмышында, кеше сайлый ала,
Төрле юллар, төрле урыннар.
Гаделлектә, гаlелсезлегедә,
Төрле сыйфатлары туплана.
Кайсыларын кирәктә санамый,
Кайбeрләре белән «туклана».
Кимчелекләр эзләп яшәгәндә,
Шуны җыеп тулса күңелләр.
Якты хисләр бары били ала,
Булса урын күңел түреннән.
Кимчелек ул нидер җитмәгәннән,
Вакыт табылмаган өчендә…
Тырышуың яки катнашмавың,
Дөнья матурлыгы өченгә…
Күңелеңдә икән, акылыңда,
Яшәүләргә булган карашың…
Тапмаганнар – димәк язмаган,
Булганнары белән барасың…
Дөнья камил, дөрес аңлаганда,
Адашканга… гәеп юлдамы?
Шөкер сүзе шуңа ишетелми,
Җитә алмаганда булганы…