Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 42
Баскыч
ОглавлениеБиеклекләр арасында,
Баскычның басмалары.
Булмый калмый беркемнеңдә
Баскычка басмаганы.
Баскычтан күтәреләләр,
Баскычлардан төшәләр.
Аска таба, өскә таба,
Вакыт вакыт күчәләр.
Үзе атлап, кем тырыша,
Кемгәдер булышалар.
Еш кына сыеша алмый,
Баскычта сугышалар.
Кемдер менсә, төшә белми,
«Ярдәмчеләр» табыла..
Тау башыннан төшү өчен,
«Туры юллар салына».
Баскычларда сикерешү,
Бер туктамый, кыендыр.
Баскычлар олы язмышта,
Бер гәепсез уендыр…